news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татарларның көнкүрешенә багышланган даими күргәзмә ачылды

Биредә бишмәтләр, кайры туннар, күлмәкләр, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, савыт-саба һәм XIX–XX гасыр башы көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә.

Санкт-Петербургта  татарларның көнкүрешенә багышланган даими күргәзмә ачылды
tatar-congress.org

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Санкт-Петербургның Россия этнография музеенда татар халкының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә багышланган экспозиция ачылды. Экспозиция Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынган уникаль экспонатлар махсус реставрацияләнгән залда урнашкан, анда ХХ гасыр башындагы архитектура элементлары торгызылган. Музей проекты архитекторы — Василий Свиньин.

Россия этнография музее коллекциясеннән иң яхшы артефактлар татар халкы тормышының төрле якларын чагылдырган күп кенә этнографик темаларны ача. Бишмәтләр, кайры туннар, күлмәкләр, баш киемнәре, бизәнү әйберләре, савыт-саба һәм XIX–XX гасыр башы көнкүреш әйберләре — болар барысы да аерым залда тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Казан, Кострома, Касыйм татарлары, мишәрләр, керәшеннәрнең көнкүреше, мәдәнияте белән танышырга мөмкин. Күргәзмә даими эшләячәк.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100