news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татарларга мәдәни-эшлекле үзәк төзү өчен җир бүлеп бирелгән

«Документларга кул куелды, ләкин финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән», – диде Дамир Сабиров.

Санкт-Петербургта татарларга мәдәни-эшлекле үзәк төзү өчен җир бүлеп бирелгән
Шамил Садыйков, Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкил урынбасары Дамир Сабиров әйтүенчә, шәһәрнең Ирина проспектында татарларга эшлекле-мәдәни үзәк бинасын төзергә җир бүлеп биргәннәр.

«Документларга кул куелды, ләкин финанслау мәсьәләсе хәл ителмәгән. Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе урнашкан Татар мәдәният үзәгенә дә Губернатор 320 квадрат метрлы бүлмә бүлеп биргән иде», – дип сөйләде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда. 

Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, меценат Шамил Алюшев Татар мәдәни үзәгенең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзекләндерелгәнен әйтте. «Миллионерлар күп ул, ә ышаныч Татарстанга гына», – диде.

«Мәрхүм әнием миңа: «Син татар урысы», - дип әйтә иде. Хәзер яшьләргә карыйм да, «рус татарлары болар», - дип нәтиҗә ясыйм. Вазгыятьне ничек булса да үзгәртергә тырышырга кирәк. Татарлар бер урында туплансын өчен, Татар мәдәният үзәге бик кирәкле оешма булды. 25 ел «түбәсез» яшәдек: я офиста, я ресторанга җыелыша идек. Бер тапкыр очрашуда гына әллә ни зур эшләр башкарып булмый», – ди активист.

Автономия рәисе Рәис Яркәев Татар мәдәни үзәгендә «Былбыл» халык театры, «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы күргәзмәсе, «Акчарлак» татар фольклор ансамбле, татар теле дәресләре үткәрелүен әйтте. Үзәктә Винера Абдуллина һәм Сания Бәхтиярова күргәзмәләре тәкъдим ителгән иде.

«Әнием тумышы белән Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәреннән. Балачагым шунда үтте. Питерда үз студиям бар. Илһам Шакиров, Муса Җәлил, Лев Гумилев, Гаяз Исхакый, Туфан Миңнуллиннарның бюстларын ясадым. Иң танылган эшем –  Казанда Лядской бакчасындагы әби скульптурасы. Сәнгать академиясендә укыдым, 20 ел остаханә җитәклим.Татар үзәгендә мастер-класслар да үткәрдек, һәркем 4-5 буынга кадәр үзенең шәҗәрәсен ясарга, милли ризыкларны пешерергә өйрәнде», – диде Винера Абдуллина.

«Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирая Рәшитова, Юныс Әхмәтҗановның 95 еллыгына багышлап, татар кулинариясе көнен үткәрдек, дип белдерде. «Чәкчәк, кош теле, талкыш кәләвә, токмач ашы, бәлеш кебек милли ризыкларыбызны пешерергә өйрәндек. Гореф-гадәтләрне күтәрергә тырышабыз. «Тукай укулары» һәм «Җәлил укулары» бәйгеләрен дә уздырабыз. Татар теле укытыла торган мәктәп, бакча да юк. Шуңа күрә без мәктәпләргә үзебез барып, бәйгеләр үткәрәбез. «Җәлил укулары»нда Муса Җәлилнең кызы – Люция Җәлил дә катнаша», – ди ул.

Очрашуда Латвия татары Халисә Алюшева да бар иде. Ул Латвиядә туган, 22 яшендә Санкт-Петербургка килгән. «27 гыйнварда Ленинград камалышыннан азат ителүгә 80 ел булды. Бик күп татарлар Ленинград камалышында калган. Шул исәптән, апамның җиде баласы да. Сугыш беткәннән соң ул: «Балаларым кайда күмелгән?» – дип борчылып, эзләнеп йөрде. «Пискарёвкада», - дип әйтәләр иде», – диде ул.

«Аллея башында апамны урындыкка утырта идек тә, Ленинград камалышында вафат булучыларның рухына дога кылып утыра идек. Туганнары Ленинград камалышында вафат булган гаиләләр бу көнне җыелып, дога укый. Әби-бабаларын искә алалар, сагыналар», – дип сөйләде ул. Халисә Алюшева кунакларга «Мы шли на помощь тебе, блокадный Ленинград» китабын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100