news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татарлар турында фильм төшерәчәкләр

Фильм төшерү мәдәният һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантына конкурста катнашу хисабына планлаштырыла.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә «Петербург татарлары» исемле документаль – тарихи фильмын булдыру концепциясе турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авторлар коллективы Петербургтагы татар халкының Нева ярлары буенда барлыкка килеп, бүгенге көнгә кадәр булган чордагы тормышы һәм эшчәнлеге хакында тарихи фильм булдыруны тәкъдим иткән. Әлеге фильм Төньяк башкала барлыкка килү тарихы да булачак, ә аны булдыруда татар халкы вәкилләренең катнашы зур.

Бер үк вакытта тамашачылар татар халкының күренекле вәкилләре белән бәйле урыннарда бүгенге Петербург буенча экскурсиядә булачак.

Әлеге фильмны иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына конкурста катнашу хисабына төшерү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100