news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Татар журналистлары клубы» эшли башлады

Әлеге клуб Вәкаләтле вәкиллек каршында эшләячәк һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге тормышындагы чараларны яктыртачак.

Санкт-Петербургта «Татар журналистлары клубы» эшли башлады
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллегендә «Санкт-Петербург татар журналистлары клубы»ның беренче очрашуы узды. Бу хакта Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге клуб Вәкаләтле вәкиллек каршында эшләячәк һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге тормышындагы, шулай ук мәдәни, милли һәм мәгърифәтчелек характерындагы чараларны яктыртачак.

Очрашуның көн тәртибенә клубның оештыру эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр, якын көннәргә эш планы кертелгән иде. Шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларында алдагы көннәрдә дөнья күрәчәк мәкаләләрнең темасы һәм графигы расланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100