news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар халкының мифик затлары турында лекция була

Санкт-Петербургта татар халкының мифик затлары турында лекция була
Фото: https://tatspb.tatarstan.ru

9 августта 18.30 сәгатьтә Санкт-Петербургта «Севкабель Порт» иҗтимагый киңлегендә «Татарларның мифик затлары. Явыз Шүрәле, үзсүзле йорт иясе һәм батыр баһадирлар турында ничек китап язарга» темасына лекция була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарларның мифик затлары» китабы авторлары Ринара Нагаева һәм Дарина Ерохина спикерлар буларак чыгыш ясаячак. Әлеге әсәр татар мифологиясенең әкияти дөньясын һәм урта гасыр риваятьләрен, кешеләр дөньясында яшәүче һәм алар артыннан йөрүче рухлар турындагы шигырьләрне ача.

«Милли мифологиягә мөрәҗәгать итү — ата-бабалар салган аутентиклыкны саклау ысулларының берсе. Бу китап үз «мин»ен югалтырга теләмәүчеләр өчен, шулай ук төрле мәдәниятләр белән кызыксынучылар һәм, бәлки, аларда илһам эзләүчеләр өчен язылган. Үз тамырларыңны югалтмау һәм үз табигатеңне тою бик мөһим, шуннан гаять зур эчке көч һәм үзәк барлыкка килә», диелгән хәбәрдә.

Адрес: Севкабель Порт, Вольт киңлеге (Кожевенная линия урамы, 40 Б), керү түләүсез.

news_right_1
news_right_2
news_bot