news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар теленнән бушлай курслар ачыла

Өч ай дәресләрне укыганнан соң һәр кешегә КФУ сертификаты тапшырылачак.

Санкт-Петербургта татар теленнән бушлай курслар ачыла
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәният үзәгендә татар теле буенча курслар ачыла. Дәресләрне үзәге методисты Алинә Хәйруллина алып барачак.

«Түләүсез дәресләр теләге булган һәркем өчен. Курслар пандемия башланганнан бирле туктатылып торган иде. Быел 27 февральдән башлана. Укулар һәр шимбә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Өч ай дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, Казан федераль университеты сертификаты бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алинә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, укучыларның телне белү дәрәҗәсе ачыкланачак, соңыннан аларны төркемнәргә бүләчәкләр. «Әйдәгез татарча сөйләшик» кебек дәреслек кулланабыз, моннан тыш, дәресләрдә аралашу, фильмнар карау булачак», — дип аңлатты ул.

Курсларга язылырга теләүчеләр Алинә Хәйруллинаның, аlinkhairulina@mail.ru электрон адресына яки +7(951)0611935 телефонына шалтыратып теркәлергә тиеш.

Алинә Хәйруллина — Казан федераль университетында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тюркология бүлеге аспиранты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100