news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар телен өйрәнү буенча аралашу клубы эшли башлады

Санкт-Петербургта татар теленең сөйләм клубы старт алды. Аның максаты – татар сөйләмен практикалау, тел күнекмәләрен ныгыту һәм туган телдә формаль булмаган аралашу өчен мәйданчык булдыру, диелә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәрендә.

Клуб төрле дәрәҗәдәге катнашучыларга юнәлдерелгән. Очрашулар форматы сөйләм практикасын, тематик дискуссияләрне, татар халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән тел аша танышуны күздә тота.

25 июльдә узган очрашуда катнашучылар татар телендәге кыскача сөйләмнәрне укырга һәм тәрҗемә итәргә өйрәнделәр.

Татар сөйләм клубы татар телендә аралашу күнекмәләрен үстереп, татар телендә практика үтәргә теләүчеләр өчен ачык, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot