news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар теле укытучысы Альбина Ишмурзинаның концерты була

Альбина Ишмурзина – җырчы, композитор, шагыйрә, шулай ук Санкт-Петербургта Мәдәният-белем бирү үзәгендә татар теле укыта.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). 16 апрельдә Санкт-Петербургта Альбина Ишмурзинаның «Утлар яна йөрәктә» дигән концерты була, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Альбина Ишмурзина – җырчы, композитор һәм шагыйрә. Ул шулай ук Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге каршындагы Каюм Насыйри институтының Мәдәният-белем бирү үзәгендә татар теле укыта.

Концертта автор һәм халык җырлары, татар һәм рус телендәге шигырьләр яңгыраячак, Санкт-Петербургның вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясаячак, бүләкләр уйнатылачак.

Кичәне автор-башкаручы Руфинә Насыева алып барачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100