news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар теле курслары кабат эшли башлый

Дәресләр 22 сентябрьдә башлана.

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрьдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында КФУның Каюм Насыйри Белем бирү-мәдәни үзәгендә яңа уку елында татар телен өйрәнү буенча беренче дәрес узачак. Бу хакта даими вәкиллек сайтында хәбәр ителә. 

  • Каюм Насыйри институты Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар Институты каршында оештырылган. Аның максаты - Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре аша татар телен үстерү. Каюм Насыйри Белем бирү-мәдәни үзәгенең тантаналы ачылышы 2015 елның 15 декабрендә булды. Каюм Насыйри Институты Россия Федерациясендә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерүгә ярдәм итә. Якын һәм ерак чит илләрдә татар һәм рус телен, мәдәниятен үстерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot