news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар сынчысы Винера Абдуллина күргәзмәсе ачыла

6 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәре Татар мәдәни-агарту үзәге офисы (Чайковский урамы, 24 йорт) базасында 16:00 сәгатьтә сынчы Винера Абдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачыла. Биредә танылган татар мәдәният эшлеклесенең эшләре макетлары һәм оригиналлары тәкъдим ителә. Күргәзмә Гаилә елына һәм Күренекле шәхесләр елына (Бөтендөнья татар конгрессы игълан итте) багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Күргәзмәне ачу кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре җәмгыяте» рәисе, Петр фәннәр һәм сәнгать академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) профессоры Альберт Борханов Санкт-Петербург шәһәре иҗат интеллигенциясе һәм җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак.

  • Винера Абдуллина – танылган татар һәм Россия сынчысы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты доценты. Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән.

1 ноябрьдә Чиләбе өлкәсе Бәгәрәктамак авылында һәм 2 ноябрьдә Курган өлкәсе Шадринск шәһәрендә татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил (1906-1944 еллар) һәйкәлләрен ачу тантанасы булды. Сыннарның авторы – Винера Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100