news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар скверы булдыру турында сөйләштеләр

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Нева шәһәрендә Татар скверын төзү буенча инициативалы төркем, татар иҗтимагый һәм иҗади эшлеклеләре, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм шулай ук Приморье районында яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән очрашты.

Алар Санкт-Петербург халкының һәм Приморье районында яшәүче татар халкы вәкилләренең исемсез скверга «Татар скверы» бирү турындагы инициативасы турында фикер алышты. Бу хакта ТР Даими вәкиллегенең матубагт хезмәте хәбәр итә.

Районда яшәүчеләр үз инициативасын чынга ашыра алды. 2021 елның 28 апрелендә Санкт-Петербург губернаторы «Гомуми кулланылыштагы яшел үсентеләр турында»гы законга төзәтмәләр кертү турында»гы законны имзалады һәм участок рәсми рәвештә сквер статусын алды, әмма әлегә исеме юк.

Санкт-Петербургның 300 еллык тарихында шәһәрдә Казан урамы, Татар тыкрыгы, Җәмигъ мәчете, Тукай һәйкәле белән Тукай скверы һәм татар мәдәниятенә бәйле башка бик күп мөһим урыннар барлыкка килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100