news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар морзалары мәҗлесе узып баручы елга йомгак ясады

Традиция буена, Татар морзалары мәҗлесе оештырган очрашуга шәһәрнең татар зыялылары, эшкуарлар, рәссамнар, язучылар җыелган.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта Татар морзалары мәҗлесе Яңа ел кичәсен уздырды, тантаналы бәйрәмдә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте. Традиция буена, Татар морзалары мәҗлесе оештырган очрашуга шәһәрнең татар зыялылары, эшкуарлар, рәссамнар, язучылар җыелып, узып баручы елга нәтиҗә ясаган.

Шәһәрдәге зур банкет залларының берсендә үткән кичәдә Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган артисты Хәнәфи Чинакаев концерт программасы әзерләгән. Анда  “Татар җыры” фестивале лауреатлары Диләрә Илалетдинова, Эльвира Хамматова, җырчылар Сергей Рыбин, Динар Байтемиров һәм башка бик күп артистлар чыгыш ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100