news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Юныс Әхмәтҗановка багышлап татар милли ашлары фестивале оештырганнар

Санкт-Петербургта Юныс Әхмәтҗановка багышлап татар милли ашлары фестивале оештырганнар
https://tatspb.tatarstan.ru/

Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале оештырылды. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

Татар милли ашлар фестивале Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре һәм Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы оешуга 30 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

Фестивальдә туй тематикасына багышланган күргәзмә әзерләнде, анда камыр ризыклары һәм кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителде. Ризыклар татар ашларының традицияләренә туры китереп әзерләнгән һәм татар милли ашларының күптөрлелеген һәм байлыгын чагылдырды.

Бәйрәм атмосферасы булсын өчен, катнашучылар өстәлләрне милли колоритка туры килә торган атрибутларны кулланып бизәде. Милли костюмнар тәкъдим иттеләр һәм татар халык җырларын башкардылар.

Чараны «АртНашествие» видеопроектының продюсеры, «Фабрика» арт–пространствосына нигез салган Илсөя Кузнецова һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова оештырды һәм алып барды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100