Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале булды
Санкт-Петербургта, шәһәр көне алдыннан, танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган татар милли ашлары фестивале узды. Ул «Арт-пространство «Фабрика» үзәгендә оештырылды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.
Петербург үзенең гастрономия культурасы белән дан тота. Фестиваль, милли аш-суны популярлаштыру максатыннан, Нева буендагы шәһәрдә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында уздырылды.
Фестиваль кысаларында оештыручылар татар йортында кунакчыллык традицияләрендә кунаклар кабул итү турында видеоролик әзерләде һәм милли татар кухнясының байлыгын чагылдырган аш-су, камыр ризыклары, урман үләннәреннән ясалган чәйләрне күрсәтте.
Көнчыгыш стилендәге өстәлнең дизайнер бизәлеше фестивальнең үзенчәлеге булды. Оештыручылар шулай ук кунакларга татар ризыкларын әзерләүнең төп принциплары турында сөйләде. Өй токмачы, аннан соң шулпа белән «зур бәлеш», аннары «татарча азу» һәм кыстыбый белән сыйладылар. Гөбәдия Петербург татарлары өчен бәйрәмнең символы булды. Аннан соң милли кулинариянең визит карточкасы – чәк-чәк чыгарылды.
Фестиваль бу ризыкларны Петербург рәссамнары күзләре белән күрү өчен уникаль мөмкинлек бирде. Кунаклар өчен Петербург татар рәссамнары картиналары экспозициясе әзерләнде.
Чарага бәйрәм атмосферасы бирү өчен милли колоритка туры килгән атрибутика кулланылды, кунакларга милли киемнәрдә хезмәт күрсәттеләр, дип хәбәр итә вәкиллек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз