news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар милли аш-су фестивален үткәрүгә багышланган киңәшмә булды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә легендар татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә Татар милли аш-су фестивален үткәрүгә багышланган киңәшмә булды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин ачты һәм Юныс Әхмәтҗановның уникаль кулинар, менә дигән оештыручы булуын искәртте. Безенең татар аш-суы көндәшлеккә сәләтле, аңа тирән мәгънә салынган, диде ул.

Быел әлеге чара, узган елдагы кебек үк, «Фабрика» Арт-пространство үзәгендәге «Фабричный» ресторанында кулинар фестиваль форматында үтәчәк. Фестиваль татар милли ризыкларына Петербург рәссамнары күзлегеннән карарга мөмкинлек бирәчәк. Петербург рестораннары кулинарлары гөбәдия тәкъдим итәр дип көтелә. Фестивальдә профессиональ җырчылар һәм музыкантлар чыгыш ясаячак. Кунакларны «Татар табыны»на чакырачаклар. Алар гөбәдия, чәкчәк кебек милли ризыклардан авыз итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100