Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм концерты була
19 октябрьдә 17:00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Концертта танылган пианист, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ринат Шакиров, популяр җырчылар, Мариин театры солисты, Зур театрдан чакырылган солист, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов, шулай ук халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Динар Байтемиров һәм башкалар катнаша. Программага «Акчарлак» һәм «Шатлык» татар фольклор ансамбльләре чыгышлары да керә. Алып баручы – Азалия Газизова.
Концерт А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты Мәдәният сарае Колонналы залында (Мойка елгасы яр буе, 48 йорт, керү Казан урамы, 3А йорт ягыннан) узачак.
Концерт бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз