Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта «Татар мәдәнияте кичәсе» узачак
15 ноябрьдә сәгать 16:00дә Санкт-Петербургның Калинин районы Үзәк китапханәләр системасының 1 номерлы филиалында «Татар мәдәнияте кичәсе» узачак. Бу хакта Санкт-Петербург татарлары порталы хәбәр итте.
Чарада татар мәдәниятенең бай тарихы һәм мирасы белән танышырга мөмкин булачак. Кичәнең төп өлеше бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланачак. Аның тормышы һәм эшчәнлеге турында «Татар мәдәниятен үзгәрткән мәгьрифәтче» дип исемләнгән биографик очерк тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук кунаклар Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әкияте буенча куелган импрессив шоу карый алачак. Әлеге проектның авторы — Санкт-Петербург мәдәни-мәгариф үзәгенең методист-укытучысы Фирая Рәшитова.
Кичә кысаларында концерт программасы да каралган. Тамашачылар алдында «Сандугач» фольклор ансамбле һәм «Нур» эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз