news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта татар җәмәгатьчелеге тормышы турында яңа китап чыкты

Мәкаләләр кәгазь, бакыр, бронза, мәрмәр һәм башка табигый чыганаклар кулланып эшләнгән сыннар рәсемнәре белән аралаштырып бирелгән.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Санкт-Петербургның Борей арт иҗади үзәгендә татар җәмәгатьчелеге тормышы турында яңа китап чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәкаләләр кәгазь, бакыр, бронза, мәрмәр һәм башка табигый чыганаклар кулланып эшләнгән сыннар рәсемнәре белән аралаштырып бирелгән. Китапның авторлары Фәридә Нәҗмиева һәм Винера Абдуллина һәр язма - мәкалә эчтәлеген сынга төрелгән образлар белән тулыландырган.

Язмалар төньяк башкалада сиксәненче - туксанынчы елларда татар җәмәгатьчелеге тормышы хакында сөйли. Авторлар ул елларда Петербургта татарларның ничек яшәве, омтылышлары, тормыш кыйммәтлекләрен ачарга омтылган.

Китапта татар гәзите "Нур"ны чыгара башлауга көч салган Мөхлисә Зарипова тормышы зур урын ала. Аның К.Маркс исемендәге мәдәният йортында гарәп курсы дәресләрен ачуы хакында җентекле язылган. Шул ук вакытта, Нева буендагы шәһәрдәге татар тормышында актив катнашкан башка шәхесләрнең милли эшчәнлегенә дә зур игътибар бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100