Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта татар мәдәнияте үзәге оештырырга тәкъдим иттеләр
Санкт-Петербург вәкилләре шәһәрдә күп рәссамнар, сынчылар яшәвен, аларның эшләрен күрсәтер урын булмавын әйтте.
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында Россия Федерациясенең Төньяк-Көнбатыш округы төбәкләрендә эшләүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Санкт-Петербургта татар мәдәнияте үзәге булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Очрашу барышында Санкт Петербург вәкилләре үз фикерләрен җиткерде. Алар фикеренчә, Санкт Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге булырга тиеш. “Шәһәрдә бик күп рәссамнар, сынчылар бар. Аларның эшен күрсәтергә урын юк. Әгәр бина булса күп мәсьәләләр хәл ителер иде”, - дип борчылуларын җиткерде.
“Телне саклауда иң зур көч – татар моңы, татар җыры. Санкт-Петербургтагы консерватория каршында татар җыры үзәген булдыру кирәк”, - дигән тәкъдим белән чыкты милләтәшебез Ринат Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз