news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеен үстерү хакында фикер алыштылар

Ленинград өлкәсенең «Файда» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов тематик кичәләр, «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбле репетицияләре һәм татар теле курсларын үткәрү программасын тәкъдим итте.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең «Файда» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Санкт-Петербургта «Татарча диктант – 2021» акциясен үткәрү, VI «Энколово дусларын җыя» Ленинград өлкәсендә яшәүче халыклар милләтара фестивалендә катнашу һәм Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көннәренә багышланган чаралар уздыру программасы хакында фикер алыштылар.

Ленинград өлкәсендәге Дуслык йортында урнашкан Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеен үстерү концепциясе хакында аерым сөйләштеләр. Айрат Маннанов тематик кичәләр, «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбле репетицияләре һәм татар теле курсларын үткәрү программасын тәкъдим итте.

Очрашу ахырында төбәктә татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уртак чаралар уздыру хакында килештеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100