Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәрен үткәрүгә әзерләнәләр
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында онлайн-концерт «Россия - минем тарихым» паркында оештырылачак.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында онлайн-концерт «Россия — минем тарихым» парк мәйданчыгында оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург шәһәренең «Россия - минем тарихым» музей-күргәзмә үзәге генераль директоры Олег Черняга белән очрашты. Очрашуда шулай ук Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
Утырыш барышында онлайн-концерт оештыру, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең танылган артистлары һәм иҗат коллективларының чыгышларын музей-күргәзмә комплексы мәйданчыгында төшерү, шулай ук Тарихи парк атриумыннан онлайн-трансляция үткәрү һәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу баышында алга таба хезмәттәшлек турында килешенде һәм уртак проектларны оештыру буенча эш планы билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз