news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта татар мәдәнияте көннәре кысаларында Муса Җәлил турында фильм күрсәтелде

Бу фестивальнең төп максаты - татар халкының тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән танышу.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 7-16 ноябрьдә Санкт-Петербург китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге ярдәмендә Татар мәдәнияте көннәре үткәрелә. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген әлеге фестиваль кысаларында «Приговоренный к бессмертию» кинолекторие узды. Анда Муса Җәлил турындагы фильм режиссеры Нина Прахарж, шагыйрә Хәлидә Гыйләҗева һәм Санкт-Петербургта М.Җәлил һәйкәле авторы Әхнәф Зиякаев белән очрашу узды.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Ул кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм китапханәгә татар телендә әдәбият бүләк итте.

Бу фестивальнең төп максаты - татар халкының тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән танышу. Чарада татар әдәбияты, музыкасы, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре ачыла, төрле халыкларның тарихы һәм бүгенге мәсьәләләре карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot