Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды
Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халкының тарихы, традицияләре һәм көнкүреше белән таныштыру.
(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы ачылды. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Һәр ел саен татар мәдәнияте көннәрендә барлык китапханәләрдә милли чаралар үткәрелә. Анда милли әдәбият, көй, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре ачыла, төрле халыклар тарихы һәм бүгенгесе карала.
Китапханәнең 1 нче филиалы Татар милли мәдәниятен тәкъдим итә, аның уникальлеген һәм кабатланмас булуын ачып бирә.
Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халкының тарихы, традицияләре һәм көнкүреше белән таныштыру.
Фестивальдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының яңа басмалары тәкъдим ителде. Шулай ук Санкт-Петербургта яшәүче кәсепчеләр һәм татар рәссамнары күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булды.
Фестиваль барышында “Шатлык” татар ансамбле һәм Санкт-Петербургта яшәүче татар артистлары чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз