news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2019» төбәк этабы финалында алты кыз катнашты.

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2019» җиңүчесен ачыкладылар
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). 23 март көнне Санкт-Петербургта «Татар кызы-2019» конкурсының төбәк этабы финалы тәмамланды. Конкурста Юлиана Елезарова «Санкт-Петербург гүзәле» һәм Зөлфия Слаева «Ленинград өлкәсе гүзәле» җиңүчеләре булып танылды.Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә «ПИТЕР БУЙЛАРЫ» татар-башкорт милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе тарафыннан оештырылды. 

Сайлап алу туры берничә этапны үз эченә алды. Анда таҗга дәгъва кылучылар билгеле бер вакыт дәвамында үзләре турында үзенчәлекле, күңелле һәм дөрес итеп сөйләргә, жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирергә, үзләренең иҗади осталыкларын, гомумән, үз матурлыкларын күрсәтергә тиеш иде.

Жюри гореф-гадәтләрне, татар телендә аралашу күнекмәләрен, тормышка карашларын, хатын-кыз нәфислеген, мөлаемлыкны бәяләде. Конкурсның төп идеясе - буыннар күчешен, гореф-гадәтләрне һәм телне саклау. Конкурс зур концерт - күңел ачу программасы белән үрелеп барды.

Санкт-Петербургта «Татар кызы-2019» төбәк этабы финалында алты кыз катнашты. 

Калган катнашучылар да игътибарсыз калмады, аларның һәркайсы номинацияләрнең берсендә җиңү яулады. Конкурста катнашучылар дипломнар, призлар һәм җиңүче тасмалары алдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100