Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алу чарасы була
25 августта 1944 елда фашистлар тарафыннан Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән татар шагыйре һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең үлеменә 80 ел тула. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
25 августта 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургның Гавана урамында 18 нче йорт скверында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу чарасы була. Чара бер минут тынлыктан башлана.
Чара Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан төбәкнең иҗтимагый оешмалары белән оештырыла.
Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургта 2011 елның 19 маенда ачылган һәм Татарстанның Санкт-Петербургка бүләге булып тора. Бу урын очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Җәлил Ленинград янындагы Волхов фронтында өлкән политрук дәрәҗәсендә «Отвага» газетасының хәрби хәбәрчесе булып хезмәт иткән.
Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга һәм легендар герой-шагыйрьне искә алырга чакырабыз, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз