news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Акчарлак» татар фольклор ансамбле концерты була

9 апрельдә Санкт-Петербургның Милләтләр йортында "Акчарлак" татар фольклор ансамбле концерты була. Концерт программасы "Минем тәрәзә артында шомырт чәчәк ата" дип атала.   

Россия халыкларының мәдәни мирас елында ансамбль үзенең театр-музыкаль композициясен туган татар авылына, әти-әнисенә, әби-бабаларына багышлый. Бу турыда Татарстанның Санкт Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Акчарлак" татар фольклор ансамбле җитәкчесе Светлана Җиһангирова тамашачыларны театр-музыка композициясенә чакыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot