news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан туптан атачаклар

Туптан ату хокукы Бөек Ватан сугышы ветераны Мир Нигъмәтуллинга, „Камалыштагы Ленинградта яшәүче“ Рәхим Теләшевка, шулай ук татар иҗтимагый хәрәкәтенең иң өлкән һәм танылган эшлеклеләреннән берсе Шамил Алюшевка биреләчәк.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре 30 августта туптан ату белән ачылачак. Бу көнне Россиянең Төньяк башкаласында ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестиваль башлана. Татарстанның Даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

«Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы буенча туптан ату хокукы Бөек Ватан сугышы ветераны Мир Нигъмәтуллинга, „Камалыштагы Ленинградта яшәүче“ Рәхим Теләшевка, шулай ук татар иҗтимагый хәрәкәтенең иң өлкән һәм танылган эшлеклеләреннән берсе Шамил Алюшевка биреләчәк», - ди Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, чарада шулай ук Санкт-Петербургның Тышкы элемтәләр комитеты, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак.

Россиянең Төньяк башкаласында Татар мәдәнияте көннәре 12 сентябрьдә Санкт-Петербургның танылган артистлары һәм иҗат коллективлары катнашындагы онлайн-концерт трансляциясе белән төгәлләнәчәк.

Туптан ату – Севастополь, Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск һәм Кронштадтта яшәп килә торган борынгы традиция. Санкт-Петербургта туптан, шәһәр Уставында каралганча, Петропавел крепостеның Нарышкин бастионы диварыннан атачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100