Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгы һәм Республика көне уңаеннан туптан аттылар
Петропавел крепостеннан туптан ату хокукы камалыштагы Ленинградта яшәүче ветеран Рәхим Теләшев, язучы Альмира Таһирҗанова һәм меценат Шамил Алюшевка бирелде.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Санкт-Петербург татарлары Петропавел крепостеннан туптан атып Татарстан һәм аның халкын Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге инициативасы белән бүген 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта гадәткә кергән күркәм традиция буенча ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Санкт-Петербургтагы Петропавел крепосте Нарышкин бастионыннан туптан аттылар», - дип язган Вәлиуллин.
Туптан ату хокукы камалыштагы Ленинградта яшәүче ветеран, танылган язучы Рәхим Теләшев, Санкт-Петербург татарлары тарихы буенча күп кенә китаплар авторы Альмира Таһирҗанова һәм меценат Шамил Алюшевка бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз