news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк

18 октябрьдә Санкт-Петербургта «Тарлан» фильмы күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Татаркино» уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Соңгы 4 елда Санкт-Петербургның төрле мәйданчыкларында Татарстан киносы көннәре үткәрелә. Анда яңа фильмнар тәкъдим ителә, режиссерлар белән очрашулар һәм әңгәмәләр оештырыла.

  • «Тарлан» – классик татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы буенча төшерелгән фильм. Ул Казахстан һәм Татарстан копродукциясе буларак төшерелде. Фильмның төп өлеше – Казахстанда, сабантуй кадрлары Татарстанда төшерелде.Татарстан ягыннан фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Фильм Татарстан киносы көне кысаларында «ПитерКиТ» Халыкара студентлар фильмнары фестивалендә күрсәтеләчәк. Моннан тыш, фильмны караганнан соң режиссер Юлия Захарова һәм «Чәк-чәк Party» белән иҗади очрашу узачак.

«Барлык теләүчеләрне дә Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институтына (Бохарест ур., 22) 13.00дә фильмны карарга чакырабыз», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100