news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта танылган рәссам Роберт Мифның күргәзмәсе эшли

Санкт-Петербург рәссамнар берлегендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Мифның «Сайланма» шәхси күргәзмәсе ачылды.

Анда рәссамнар, Роберт Мифның хезмәттәшләре, дуслары, сәнгать белгечләре, иҗат берләшмәләре һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Шулай ук ачылу тантанасына Санкт-Петербург хакимияте вәкилләре, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Лениград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Рәссамның «Миф» тәхәллүсе – ул Мифтахетдинов фамилиясенең беренче өлеше. Рәссамның тулы исеме - Роберт Мифтахетдинов, ул - Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы.

«Сайланма» күргәзмәсе Роберт Мифның Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъза булуына 15 ел тулу уңаеннан оештырылган. Анда төрле чорларның төрле техникада һәм алымнарда башкарлыган эшләре, шулай ук моңа кадәр беркайчан да күрсәтелмәгән һәм рәссамның шәхси тормыш мизгелләре, эчке кичерешләре белән бәйле әсәрләре тәкъдим ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100