news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта танылган галим Теодор Шумовскийның «Свет с Востока» дип аталган яңа китабы тәкъдир ителде

Санкт-Петербургта танылган галим Теодор Шумовскийның «Свет с Востока» дип аталган яңа китабы тәкъдир ителде

(Санкт-Петербург, 22 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе китапханәсендә танылган көнчыгышны өйрәнүче галим, арабист, тарих фәннәре докторы Теодор Адамович Шумовскийның «Свет с Востока» китабы тәкъдир ителде. Галим булу өстенә әле ул шагыйрь дә. Аның тарафыннан Россиядә беренче тапкыр Коръәннең шигъри тәрҗемәсе ясалды. Үзенең «Странствия слов» китабында 20 тел белгән Т.А.Шумовский, төрки телләренең рус теленә зур йогынты ясавы турында ышандырырлык итеп сөйли.

Дөнья фәненә Т.А.Шумовский Васко де Гаманың дөнья тирәли сәяхәтендә гарәпләрнең зур ролен исбатлап керә. Фәнни батырлыгына галим үзенең табигый таланты һәм зур тырышлыгы аркасында ирешә. Бигрәк тә, әгәр аның иң яшь һәм нәтиҗәле 18 ел вакыты сталин ГУЛАГлары төрмәләрендә үтә. Билгеле булганча, НКВД хезмәткәрләре тарафыннан ул Лев Николаевич белән бергә, бер үк ялган эш буенча кулга алына.

Санкт-Петербург дәүләт университеты нәшриятында басылып чыккан «Свет с Востока» китабы ул – истәлекләр китабы, ул бер кеше – Теодор Адамович Шумовскийның тормышын гәүдәләндергән китап. Ләкин ул эчтәлеге һәм формасы белән дә бик яхшы язылган һәм Россиянең инкыйлабтан башлап безнең бүгенге көннәргә кадәр булган тормышын чагылдырган тарихи полотно булып тора.

Китапны тәкъдир итү чарасында төньяк башкаланың Татар җәмгыяте вәкилләреннән – Рәхимҗан Теляшев, Мөнирә Моратова, Резеда Харисова һ.б. бар иде. Шуны да әйтеп китик, Резеда Мөхәммәт кызы күптән инде Шумовский гаиләсенә үзенең игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән риясыз ярдәм итеп килә.

Тәкъдир итү чарасында чыгыш ясаган Р.Теляшев «Свет с Востока» китабының югары сәнгать дәрәҗәсен билгеләп үтте, галимнең иҗади гомеренең озынлыгына соклануын белдерде (быел галимгә 94 яшь тулды), авторның көнчыгыш халыкларына, дөнья диннәре арасындагы иң яшь дин – Ислам диненә карата яхшы мөнәсәбәтенә игътибар юнәлтте.

Үзенең олы яшекнә карамастан, галим бик катлаулы, шигъриятнең үзенчәлекләре темасына фәлсәфи хезмәт язарга тотынды.

Санект-Петербургның татар җәмгыяте танылган галим һәм шагыйрь, Татар җәмгыятенгең алмашсыз дусты, хөрмәтле Теодор Адамович Шумовскийга ныклы сәламәтлек һәм яңа иҗат уңышлары тели.

news_right_1
news_right_2
news_bot