news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта тәрәзәдән егылган баланы әти-әнисе яшереп куйган

Балага ярдәм итү өчен хокук сакчыларына фатир ишеген ватып керергә туры килгән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ») 29 октябрьдә өченче каттан егылып төшкән баланы әти-әнисе полициядән яшереп куйган, дип хәбәр тарата “ТАСС”. Бу хәл Санкт-Петербургта була.

Полициягә күршеләре шалтырата. Ишекне ачмагач, коткаручыларны да чакыртып, тугыз яшьлек малай янына үтеп керү өчен аларга ишекне ватарга туры килә. Тәрәзәдән егылып, җитди зыян күргән бала хастаханәгә озатыла. Тәртипсез гаилә дип даны чыккан бу ата белән анага җинаять эше янарга мөмкин, тикшерү дәвам итә, дип хәбәр иткәннәр җирле хокук саклау органында. Шәһәрнең 19нчы балалар хастаханәсендә малайга операция ясаганнар, бала тотрыклы авыр хәлдә, дип белдерә табиблар.

29 октябрьдә Мәскәүдә дә 4 яшьлек малай 14 каттан егылып төшеп һәлак булган. Әнисе бу вакытта өйдән булган, хәзер тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot