news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта үтәчәк "Муса Җәлилнең моабит дәфтәре" күргәзмәсенә Муса Җәлил кызы килә

21 февральдә "Муса Җәлилнең моабит дәфтәре" дип аталган рәссам Фәрхәт Сабирҗанов күргәзмәсе үтәчәк.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Венера Вәлиева). 21 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан республикасының Даими вәкиллегендә үтәчәк рәссам, график Фәрхәт Сабирҗановның күргәзмәсенә Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова һәм оныгы Лилиан Наврозашвили килүе көтелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итте.

“Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” дип аталган Фәрхәт Сабирҗанов күргәзмәсе Муса Җәлилнең туган көненә багышлана. Әлеге күргәзмә беренче тапкыр оештырыла.

Фәрхәт Сабирҗановның эшләре РСФСРның дәүләт музейларында, шулай ук шәхси коллекцияләрдә саклана. Рәссам эшләренең бер өлеше Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче улы Тимур Сабирҗановта саклана. Нәкъ менә әлеге рәсемнәр күргәзмәгә куелачак. Күргәзмәдә 15ләп эш тәкъдим ителәчәк.

  • Сабирҗанов Фәрхәт Кыям улы 30 майда 1933 елда ТАССР ның Буа районы Янтуган авылында туган. Балачагы һәм яшьлеге Казанда узган. 1964 елда Мәскәүдә В.И. Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган. 1968 елдан РСФСР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ф.Сабирҗанов эшләре арасында “Икәү” (“Двое”), “Комсорг цеха”, графика сериясендә “Муса Җәлил моабит дәфтәре” һ.б., Фәрхәт Сабирҗанов шулай ук портрет жанрында да уңышлы эшләгән. Рәссам 2009 елның 18 апрелендә үлгән, Мәскәү өлкәсе Талдом шәһәрендә җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100