news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта сугыш ветераннары булган татарларны Татарстан исеменнән котладылар

Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге сугыш ветераны булган җирле татарларны Яңа ел белән тәбрик итте.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге якынлашып килүче Яңа ел алдыннан, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары булган татарларны тәбрик итте. Бүгенге көндә бу төбәктә 10 ветеран һәм концлагерь тоткыны булган ике татар кешесе яши. Яңа елга аларга Татарстан Республикасы исеменнән азык-төлек җыелмасы бүләк ителде, дип хәбәр итә Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте.

"90 яшьләрен тутырсалар да, бу кешеләр үзләренең көр күңеллеге белән яшьләргә үрнәк. Мәсәлән, Рәис Тимербаев мандалинада уйный, татар, рус, башкорт җырларын җырлый. Ул 1925 елда Башкортстанда туган, 1943 елда Орскида авиация училищесында укыганда фронтка алына, 3 нче Белоуссия фронтына җибәрелә. Сугыштан соң Гатчина, Одесса, Луцк шәһәрләрендә хезмәт итә. 2000 нче еллар башында Санкт-Петербургка яшәргә күченә. Ә Әсәдулла Нигъмәтуллин 1943 елда сугышка китә. Кировабад шәһәрендә авиация учлищесында укый, Балтыйк буе фронтына юллана. Сугыштан соң да хәрби белемен күтәреп, Мәскәү хәрби округында хезмәт итә. Аның катнашындагы эскадрилья җиргә төшкән космонавт Быковский һәм Терешкованы каршы ала", – дип хәбәр итәләр Даими вәкиллектән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100