news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта су асты флотында хезмәт иткән беренче татар кешесен искә алдылар

Конференциядә Насеровның “Подводник Измаил Зайдулин – возвращение из забвения” китабын тәкъдим иттеләр.

Санкт-Петербургта су асты флотында хезмәт иткән беренче татар кешесен искә алдылар
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә Хәрби-диңгез академиясендә су асты флотында хезмәт иткән беренче татар кешесен искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татар кешесе Щ-423 субмарин легендар командиры Измаил Мотыйгулла улы Зәйдулин истәлегенә конференция уздырылды. 

Конференциядә Ш.А.Насеровның “Подводник Измаил Зайдулин – возвращение из забвения” китабы презентациясе булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot