news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп ачылды

Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәп ачылды
Фото: Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

Санкт-Петербургта, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, шәһәрнең Калинин районында урнашкан 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү уңаеннан тантаналы чара булды. Әлеге карарны Санкт-Петербург Топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү инициативасы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан.

Әлеге мәктәптә инде күп еллар дәвамында яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында, шул исәптән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү буенча зур эш алып барыла. Мәктәп укучылары Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге тарафыннан үткәрелә торган чараларда һәм «Җәлил укулары» Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесендә актив катнаша. 2020 елда әлеге мәктәп базасында Муса Җәлилнең Хәтер почмагы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100