Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта София Ялышеваның «Дусларыма җырлар өчен» дигән юбилей кичәсе була
21 декабрьдә Санкт-Петербургта Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты, Мариинский театры солисты, профессор София Ялышеваның «Дусларыма җырлар өчен» дип аталган юбилей кичәсе була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Альберт Әсадуллин, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Ринат Шакиров, халыкара конкурслар лауреатлары Наталья Удалова, Айгөл Чинакаева, Динар Байтимеров, Чэн Цзы Жань, Санкт-Петербург опера театры солисты Ярамир Низаметдинов һ.б. катнаша.
Кичәгә чакырулар буенча килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз