news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Сөембикәгә багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 30 апрелендә, татар телендәге «Исәнмесез» фильмын карарга килгәч, тамашачылар «Сөембикәгә багышлана» күргәзмә экспозициясе белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә-бәйрәм 14 май көнне 16.00 сәгатьтә Татар мәдәнияте үзәгендә тантаналы төстә ачылачак.

Ул татар халкының үзенчәлеген, мәдәни традицияләренең яңарышын һәм үсешен генә чагылдырып калмый, ә бүгенге мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре алып барган профессиональ эзләнүләрнең күпкырлы булуын да күрсәтә.

Күргәзмә тантаналы рәвештә ачылган вакытта артистларның сәхнә костюмнарында интерактив режимда тамашачылар арасында булуы чара үткәрелгән көнне мөһим вакыйгага әвереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100