news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Синай һәлакәте корбаннарына һәйкәл ачканнар

"Җыелган канатлар" мемориалы Серафима зиратында ачылган.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта Синай авиаһәлакәте корбаннарына “Җыелган канатлар” ("Сложенные крылья") мемориалы Серафима зиратында ачылган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә. “78” телеканалы җиткерүенчә, һәйкәл танылмаган кеше гәүдәләре калдыклары янында куелган.

А321 “Когалымавиа” самолеты һәлакәте бер еллыгы уңаеннан 31 октябрьдә Санкт-Петербургның Троица-Измайлов чиркәвендә һәм башка храмнарда һәлак булганнарны искә алачаклар. Чара 224 тапкыр чаң кагу белән төгәлләнәчәк. 1 ноябрьдә Ленинград өлкәсендә Румболово тавында “Хәтер бакчасы” мемориалы ачылачак. Анда әлеге рейста очкан бар кешенең исем-фамилиясе күрсәтеләчәк.

Хәтер чаралары башкалада Александров бакчасында “Ленинград” стеласы янында шәмнәр яндырып, чәчәкләр кую белән барачак.

Искәртеп үтик, Россия авиациясе тарихында зур һәлакәт 2015 елның 31 октябрендә булды. Шарм-эш-Шейх – Санкт-Петербург самолеты рейсы Мисырда Синай ярымутравы өстендә шартлады. Бортта 217 Россия туристы һәм җиде экипаж әгъзасы булып, барысы да һәлак булды. Федераль куркынычсызлык хезмәте моны теракт, дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100