news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Шиһабетдин Мәрҗани бюстын тәкъдим итәчәкләр

Шиһабетдин Мәрҗани бюстын Винера Абдуллина иҗат иткән.

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). 26 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербургның танылган скульпторы, Россия рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлеге әгъзасы Винера Абдуллина күргәзмәсе ачыла.

Әлеге чарада татар фәлсәфәчесе, дин әһеле, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани бюстының презентациясе булачак. Күргәзмәдә шулай ук әлеге тарихи вакыйгага багышланган эшләр дә куела.

Кызыксынучыларны әлеге чарага 26 гыйнварда 16.00 сәгатьтә (адресы - Васильевский утравы, 11нче линия, 14/39, 2 под.) көтеп калабыз, дип җиткерә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100