news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Шамил Әхмәтшинның «Чыңгызхан» китабын тәкъдим иттеләр

Әлеге кичә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында үткәрелде.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Милли әдәбиятлар китапханәсендә Шамил Әхмәтшинның «Татарлар Ватанга хезмәттә» сериясеннән чираттагы «Чыңгызхан» китабын тәкъдим итү булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Әлеге кичә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында үткәрелде.

Презентацияне китапның авторы — ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Л.Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе Шамил Әхмәтшин үзе үткәрде.

Татар җәмәгатьчелеге һәм чарага килгән күп санлы әдәбият сөючеләр тарихның иң якты шәхесләренең берсе, гениаль хәрби башлык һәм дәүләт эшлеклесе Чыңгызхан (1162-1227 еллар) турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алды.

Автор «Чыңгызхан»ның яңа басмасын китапханәгә бүләк итте һәм алга таба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

«Әдәбият сөючеләр авторга күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде», диелгән хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100