news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Сабантуй мәйданнары буенча экскурсияләр булачак

Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге Петербургта Сабантуй мәйданнары буенча экскурсия оештыру турында туристлык компаниясе белән килеште.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Бюро авторских путешествий» туристлык компаниясе вәкиле Эльнара Зейтуллаева белән Санкт-Петербургта «Сабантуй» милли бәйрәме мәйданнары буйлап экскурсияләр оештыру буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экскурсия программасында Сабантуй бәйрәме тарихын һәм аның татар-башкорт мәдәниятендә тоткан урынын, Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәме тарихын, татарлар һәм башкортларның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм мәдәни кыйммәтләре яктыртылачак.

Туристларга көянтә тотып һәм капчык киеп йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, аркан тарту, гер күтәрү, катык салынган савыттан тимер акча эзләү кебек милли уеннарда катнашып карау мөмкинлеге бирелә. Бәйрәм кунаклары концерт чыгышларын карый һәм татар фольклоры белән таныша, милли көрәшне карый ала.

Очрашу ахырында ике як алга таба Татарстан Республикасы вәкиллеге һәм «Бюро авторских путешествий» арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзергә һәм ике төбәк арасында эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашыру максатларында Петербург Сабантуе буенча экскурсиясен оештыру турында килештеләр.

«Бюро авторских путешествий» — төбәк тарихчыларының, культурологларның, археологларның, дизайнерларның һәм рәссамнарның иҗади берләшмәсе. Компаниядә сәяхәтләрнең уникаль методикалары һәм эксклюзив форматтагы турлар тәкъдим ителә: ландшафт дизайнеры белән йөрү, экспедиция турлары һәм авторлык экскурсияләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100