news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәменә югары бәя бирелде

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары белән очрашты.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербург шәһәренең Милләтләр йортында булды. Бу хакта Бөтенья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монда ул Санкт-Петербургның миграцион сәясәтен тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе О.Махно, Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте активистлары белән очрашты.

Милләтләр йортының директоры татар оешмалары белән берлектә үткәргән чаралар турында сөйләде. Санкт-Петербургта уза торган милли Сабантуй бәйрәменә югары бәя бирде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot