news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Сабантуй бәйрәменә әзерлек турында сөйләштеләр

Санкт-Петербургта «Сабантуй - 2024» бәйрәмен уздыруга әзерлек буенча киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркәев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең профильле комитетлары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә Сабантуй үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү эшләрен, сәүдә эшен оештыру, иҗади һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре булды.

Быел, традиция буенча, бәйрәм 29 июньдә Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылыннан ерак булмаган урында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100