Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Сабан туена әзерлек буенча фикерләштеләр
Быел бәйрәм 30 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында узачак.
(Казан, 8 июнь, “Татар- информ”). Санкт-Петербург татарларының Милли-мәдәни мөхтәриятендә Сабан туена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру советының утырышы узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәләрендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн үзәгенә Сабан туен үткәрү өчен төзекләндерү эшләрен оештыру һәм инфраструктураны әзерләү, сәүдә, иҗади һәм спорт программасын әзерләү мәсьәләләре куелды.
Быел бәйрәм 30 июньдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылында узачак. Чараны Санкт-Петербург татарлары Милли-мәдәни мөхтәрияте оештыра.
Утырышта Санкт-Петербург татарлары Милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәис Яркәев, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге хезмәткәрләре, бизнесменнар, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз