news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Россия халыклары мәдәнияте» дип аталган интерактив бәйрәм узган

Санкт-Петербургта «Россия халыклары мәдәнияте» дип аталган интерактив бәйрәм узган
Фото: Санкт-Петербург татарлары порталы

Санкт-Петербург шәһәренең Новоизмайловское муниципаль округында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары мәдәнияте» дип исемләнгән интерактив бәйрәм узган. Бу хакта Санкт-Петербург татарлары порталы хәбәр итә.

Әлеге чара күпмилләтле Россия халкының бай мирасын барлау, милли гореф-гадәтләргә карата хөрмәт тәрбияләү һәм халыклар дуслыгын ныгыту максаты белән оештырылды, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмнең концерт программасында Санкт-Петербургта иҗат итүче «Файда» татар эстрада-фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Артистлар тамашачыларга татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрен тәкъдим иткән, милли көйләрне һәм заманча эстрада юнәлешләрен берләштергән җыр-биюләр бүләк иткән.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен төрле тематик мәйданчыклар, кул эшләре остаханәләре, милли бизәкләр белән бизәлгән фотозоналар оештырылган. Чарада катнашучылар Россия халыкларының традицион һөнәрләре белән таныша һәм милли уеннарда көч сынаша алган.

Мондый очрашулар төбәктә яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә, дип искәртә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot