news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Альберт Әсәдуллин «Мәдәният һәм сәнгатьтә казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

31 октябрьдә Смольный актлар залында Санкт-Петербург губернаторы Россия Федерациясе Президенты исеменнән Ватанны саклаучыларга, мәдәният һәм спорт эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Тантана башланыр алдыннан мактаулы каравыл Россия Федерациясе һәм Санкт-Петербург байракларын алып керде, дәүләт гимны башкарылды.

Бүләкләнүчеләр арасында җырчы Альберт Әсәдуллин да бар. А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты» югары белем бирү учреждениесе музыка, театр һәм хореография институтының ялгыз җырлау кафедрасы профессоры Альберт Әсәдуллин «Мәдәният һәм сәнгатьтә казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Әлеге бүләк аңа илебез мәдәнияте һәм сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot