news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Россия көнендә татарча зур онлайн-концерт уздырачаклар

Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге тарихында беренче мәртәбә онлайн-чыгышлар уздырачаклар.

Санкт-Петербургта Россия көнендә татарча зур онлайн-концерт уздырачаклар
instagram.com/renat.valiullin.tatar/

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). 12 июньдә Санкт-Петербургта Россия көненә, ТАССРның 100 еллыгына һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына 30 ел тулуга багышланган онлайн-концерт булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итте. 

Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге тарихында беренче тапкыр артистлар мондый форматта чыгыш ясаячак. Шәһәрдәге мәдәни тормышның иң көтеп алынган чараларының берсен Piter Tatar YouTube каналында карап булачак.

Концертны Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов ачачак. Шулай ук программада Петербургның популяр җырчысы Динар Байтимиров, Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең «Шатлык», «Акчарлак», «Нур», «Файда», «Мирас», «Әсәр» үзешчән татар коллективларының вокаль һәм бию номерлары, Александра Соловьева чыгышлары булачак.

Концертта Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Кырым Республикасыннан кунаклар, шулай ук Европа һәм Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе вәкилләре дә катнашачак.

«Хөрмәтле дуслар, барыгызны да онлайн-концертка чакырабыз», — диелә Ренат Вәлиуллин хәбәрендә.

Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызларының төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының piter.tatar порталы уздыра.

Концертның башлану вакыты 15:00 сәгатькә билгеләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100