news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта рәссам Рәмзия Зиннәтованың «Туган як җыры» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә Татарстан Республикасы көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында оештырыла.

Санкт-Петербургта рәссам Рәмзия Зиннәтованың «Туган як җыры» күргәзмәсе ачыла
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 4 сентябрьдә 16: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар рәссамы Рәмзия Зиннәтованың «Туган як җыры» күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстан Республикасы көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында оештырыла. Биредә картиналар гына куелган. Рәмзия Зиннәтова үзенең график эшләре белән билгеле рәссам.

Күргәзмәдә кунаклар милли иҗат темасына тугрылык күрсәтүче эшләрне: милли киемдәге һәм интерьердагы традицион үрнәклрне күрә алачак. Әлеге картиналар реалистик мәктәпнең иң яхшы традицияләрендә язылган.

Рәмзия Шәйдиевна Зиннәтова Казанда туган. Ул 1973 елда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген, ә 1980 елда И.Е. Репин исемендәге сәнгать академиясенең графика факультетын тәмамлый. Ул Петербургта яши һәм эшли, Сәнгать институтының филология һәм сәнгать факультетында мөгаллимлек эшчәнлеген алып бара.

1985 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. 1980 елдан Петербург, Казан, Кытайдагы (Шанхай) күргәзмәләрдә актив катнашып килә. Аның эшләре Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Сәнгать академиясе, Татарстан дәүләт сәнгать музее, Германия музейлары фондларында; Россия, Франция, Германия, Ирландия, Көньяк Африка республикасы, АКШ шәхси коллекцияләрендә һәм башка җирләрдә саклана.

Күргәзмә октябрь ахырына кадәр эшләячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100