news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Рәшит Ваһапов фестивале

Санкт-Петербургта Рәшит Ваһапов фестивале

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең чираттагы чарасы үткәреләчәк. Әлеге бәйрәмдә катнашу өчен Нева ярындагы шәһәргә Казаннан фестивальне оештыру комитеты рәистәше, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Рифат Фәттахов җитәкчелегендәге иҗат делегациясе юл тотты. Делегация составында Татарстан Республикасының халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Фердинат Сәләхов, Рамил Курамшин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Зөһрә Шакирҗанова һәм башкалар бар.

Бәйрәм концертында Р.Ваһапов репертуарыннан җырлар, мәшһүр җырчы турында шигырьләр һәм истәлекләр яңгыраячак.

Төньяк башкалада Ваһапов фестивален оештыручылар булып Татарларның җирле милли-мәдәни мохтәрияте һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тора. Җыр фестивале Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты булышлыгы белән оештырыла.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең алдагы бәйрәм чаралары Уфа һәм Мәскәүдә узачак. Ә йомгаклау концерты Казан шәһәрендә 18 апрельдә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot